Җылы сүз дә– җан азыгы

2018 елның 28 сентябре, җомга

Ел саен, алтын көзләр җиткәч, гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән өлкәннәрне хөрмәтлибез. Быел да Өлкәннәр декадасына Мамадышта һәм авылларда күпсанлы чаралар планлаштырыла. Аңа рәсми рәвештә 1нче октябрьдән старт бирелсә дә, районыбызда чаралары бара инде. Шәһәрдәге туган якны өйрәнү музее “Еллар яңгырында“ (“В листопаде лет“) ачык ишекләр көннәрен бу атна башыннан – 24нче сентябрьдән үк башлап җибәрде. Алар 10нчы октябрьгә кадәр хезмәт ветераннарына музей заллары буйлап экскурсия үткәрәчәкләр. Якшәмбедән – 30нчы сентябрьдән башлап, Политехник көллият студентлары шәһәр автобусларында “Өлкән буынны котлыйбыз“ акциясе үткәрә. Шимбәдә – Мамадышның Үзәк мәйданында, бәйрәм уңаеннан, быелгы көзге - кышкы сезонның беренче ярминкәсе оештырыла. Өлкән яшьтәге сатып алучыларга волонтерлар ярдәм итәчәк. 1нче октябрь көнне шәһәр мунчасында ветераннарыбыз бушлай юынып чыга алачаклар. Мондый игелек хәзер ел саен оештырыла башлады. Быел, шәһәр мунчасында кайбер ремонт эшләре башкарылганнан соң, аның уңайлыклары тагын да артты. “Кайгырту“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, район ветеБУ – МӨҺИМ Җылы сүз дә– җан азыгы раннар советы белән берлектә, адреслы ярдәм күрсәтү, аларга иганәчеләрне беркетү максатыннан, ялгыз яшәүче әби – бабайларның матди хәлләрен һәм тормыш – көнкүрешләрен өйрәнә башладылар. Кимендә ике йөзләп ветеран игътибар үзәгендә булачак, дип фаразлана. Укучылар һәм Мамадыш политехник көллияте студентлары, ветераннарның өйләрен, йорт яны территорияләрен җыештыру һәм тәртипкә китерү, тәрәзәләрен җылыту буенча ярдәмнәрен башладылар. 2нче октябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Муниципалитет бинасының 209нчы кабинетында (Мамадыш, Муса Җәлил ур., 23/33) билгеле сәгатьләрдә Пенсия Фонды идарәсе, БТИ хезмәткәрләре, суд приставлары, нотариус, адвокат кабул итә. Белешмәләр өчен тел.: 3-34-28. 3нче октябрьдә мәшгульлек үзәге пенсия яшендәгеләрне эшкә урнаштыру буенча ваканцияләр ярминкәсе оештырырга әзерләнә. Өлкән яшьтәгеләр өчен “Олимп“ спорт комплексында, “Яшьлек“ скверында, “Кайгырту“ үзәгенең социаль-реабилитация бүлекчәсендә төрле спорт чаралары үткәрү дә планлаштырыла. Район Пенсия Фонды идарәсе, Өченче яшь университеты программалары буенча, өлкән яшьтәгеләрне компьютер белеме нигезләренә өйрәтүне башлап җибәрде. Ә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты район мәдәният йортында 1нче октябрь көнне – көндезге 14 сәгатьтә башланачак. Билгеле, бер генә пенсионер да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Һәр учреждение һәм оешма алар өчен бүләкләр әзерләр, дип ышанабыз. Клара Биктяшева, Албай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре: –Безнең авыл җирлегендә 120дән артык пенсионер яши. Албай мәктәбе дирекциясе үз ветераннарын үзе хөрмәтли. Без – үзебездә эшләп чыккан ветераннарны хөрмәтлибез. Элекке “Кызыл Йолдыз“ күмәк хуҗалыгында эшләгән тагын 106 ветераныбыз бар. Быел да аларга 300әр сумлык яшелчә пакетлары әзерлибез. Бу эштә безгә депутатыбыз Илшат Шәүкәт улы Гайнуллин булыша. Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар планын өйрәнде: ВӘРИС ГАЛИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International