ӨМЕТ ЧЫЛБЫРЫ ЗВЕНОЛАРЫ ӨМЕТ ЧЫЛБЫРЫ ЗВЕНОЛАРЫ

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бөек Ватан сугышы башлана. Анда, бүгенге бәяләмәләр белән караганда, совет халкы 26 миллионнан артык кешесен югалта. Сугыш һәр гаиләгә кагылмыйча калмый. Ул Татарстандагы авылларны да читләтеп узмый. Әлеге афәт Тәкәнеш районының Алгай авылында яшәүче Нотфей (Нотфулла) Низами улы Низамиев йорты ишеген дә шакый. Озаклап саубуллашырга вакыт кысан була, 37 яшьлек ата кеше үзенең биш баласын кысып кочаклап үбеп, хатыны Мәрьямгә аларны сакларга кушып кына өлгерә. “Безгә бик авырга туры килде. Гаилә зур, берсеннән берсе кечкенә балалар. Мин – иң олысы. Һәрвакытта да ашарга җитми иде... Әмма без сугышның тиздән тәмамланачагына, әтиебезнең фронттан кайтуына ышанычыбызны югалтмадык“, – дип искә ала Миннәхмәт Нотфуллович. Кызганычка каршы, Нотфулла Низамиевка озак сугышырга туры килми. Фронтка чакырылып, ике айдан соң ул, 1941нче елның иң мәхшәрле, немецларның “Тайфун“ операциясе нәтиҗәсендә Брянск фронты тар-мар ителеп, Вязьма “казаны“ барлыкка килгән көннәрдә һәлак була. Көз башларында немецлар көнбатыш юнәлештә совет гаскәрләренең иң көчле төркемен тар-мар итеп, Мәскәүне алу максатында, күп көчләр туплый. Дошман совет командованиесен төп ударлар юнәлеше буенча алдау бәхетенә ирешә. Духовщин һәм Рославлеск юнәлешләрендә кешеләр, танклар, орудиелар һәм минометлар саны буенча зур өстенлек тудырыла. Ә безнең Көнбатыш фронт командованиесе төп һөҗүмне “Смоленск – Вязьма“ юлында, 16нчы һәм 19нчы армияләр кушылган урында көтә. Әмма дошман төньяктан һәм көньяктан һөҗүм итә. Вязьма “казаны“ дигән төшенчә 1941нче елның октябрендә Көнбатыш һәм Резерв фронтларының саклану операцияләренең аянычлы төгәлләнүе белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Немецларның “Үзәк“ төркеме Вязьмадан көнбатыштарак совет гаскәрләренең оборонасын өзә һәм 37 дивизия, 9 танк бригадасы, 31 артиллерия полкы составындагы гаскәрләрне чолганышка ала. Кызыл Армия үлеләр һәм яралылар белән бергә 380 мең кешесен югалта, 600 меңнән артык кеше дошман кулына эләгә. Чолганышта калган төркем озак вакыт дошманның шактый көчләрен үзенә җәлеп итеп тора. Элемтә, тәэминат, командованиесен югалткан совет дивизиләре соңгы сулышкача каршылык күрсәтәләр. Солдатларның, офицерларның зур күпчелеге үзләренең хәрби бурычларына тугры булып калалар. ...Бәрелешләр булган ул урыннар инде күптән үләннәр белән капланган, блиндажлар, траншеялар, бомба, снаряд чокырлары су белән тулган. Әмма ул елларны кире кайтару өчен бу җирләрдә эзләүчеләр йөри. Агымдагы елның апрель аенда Вязьма шәһәренең “Долг“ отряды (җитәкчесе – Александр Александрович Пронин) Смоленск өлкәсенең Вязьма районының Селиваново авылы тирәсендәге чокырдан 39 сугышчының калдыкларын таба. Табылган медальоннарның берсендә язулар яхшы сакланган. Ул безнең 1904нче елда туган якташыбыз, укчы Нотфулла Низами улы Низамиев кулы белән тутырылган. Аның соңгы хезмәт иткән урыны – 555нче кыр почтасы. Мәгълүмат “Долг“ның сайтына урнаштырыла. Икенче көнне Мамадыш политехник көллиятенең “Хәтер“ эзләү отряды аның туганнарын эзләүгә керешә. Бер көн эчендә Көмеш Күл авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Нуретдин улы Сәләхетдинов хуҗалык кенәгәсе буенча Кукмара районының Битләнгер авылында Нотфулла Низамиевның 87 яшьлек улы Миннәхмәт Нотфулла улы Нотфуллин яшәвен хәбәр итә. Гаиләгә әтиләренең пленга эләкмәве, ә полкташлары белән соңгы сулышынача кече һәм зур Ватаны, татарлар һәм башкортлар, руслар һәм марилар, казахлар һәм грузиннар... өчен сугышуы турында хәбәр барып ирешә. Дошман пулясы окопка очканда милләтне аермый, ә солдатка эләгә. Менә без Нотфулла Низамиевичның оныгы Фаина Миннәхмәт кызы Галимҗанова һәм аның тормыш иптәшендә кунакта утырабыз. Туганнарның кичерешләрен сүз белән аңлатуы бик авыр. Бераз югалып калган һәм дулкынланган әңгәмәдәшләребез сканлаштырылган, әтиләре, бабалары, әтиләренең бабасы үз куллары белән тутырган солдат медальоны бланкын карыйлар. “Әйтерсең лә, бабабыз сугыштан кайтты, хәзер без аны һәр көнне искә төшерәбез“, – ди Фаина Миннәхмәтовна. Эзләүчеләр дә туганнардан ким дулкынланмадылар. Рөстәм Рязанов җилкәсендә берничә мәртәбә эзләнүдә булу, һәлак булган йөзләрчә сугышчыларның калдыкларын табу, Кораллы Көчләрдә хезмәт итү. Бүген ул да безнең белән. “Минем ерак сугыш турындагы хәбәрнең өйгә ничек “керүен“ үз күзләрем белән күрәсем килде. Ел саен без җир астыннан күтәргән бабаларыбызның калдыклары белән туганнарның очрашу мизгелләрен тою хисе дә кабатланмас мизгел бит ул“, – ди Рөстәм. Димәк, өмет чылбыры сугыш чорында өзелмичә, Вязьма эзләүчеләренең сугыш булган кырларда казынулары, безнең эзләүчеләр белән дәвам итә. Вадим Кузнецов һәм Иван Минькин солдатларыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары белән тагын бер кат очрашып, Фаина ГалимҗаРөстәм Рязанов, Вадим Кузнецов, Вера Фәйзриева, Миннәхмәт Нотфулла улы Нотфуллин, аның оныкчыгы Камил һәм кызы Фаина Миннәхмәтовна, аның тормыш иптәше Хәлил Вәкил улы, Константин Конюхов (сулдан уңга). Иван Минькин фотолары. нова гаиләсенә экспедицияләрнең ничек баруы, калдыкларны күтәрү һәм аларны хәрби һәм рухи хөрмәт белән җир куенына тапшыру турында сөйләделәр. Алар тагын бер мәртәбә эзләү эшенең бүгенге буын кешеләре өчен никадәр игелекле һәм кирәкле булуын тойдылар. Кичен Мамадышта яшәүче Әнисә Харис кызы Сибгатуллина шалтыратты. Отряд әгъзалары аның белән ике ел инде таныш. Аның белән танышу Әнисә ханымның безнең көллияттә белем алучы улы Наил отряд музеена үлү турындагы кәгазьне алып килгәннән соң башланды. Гаилә альбомында очраклы рәвештә табылган әлеге кәгазь кисәге Әнисә Харисовнаның туганының һәлак булу серен саклаган. Эзләүчеләр андагы төгәлсезлекләрне төзәтеп кенә калмадылар, Яков Алексеевич Волковның күмелгән урынын да таптылар. Аның сугышчан юлы турында җыелган материаллар тантаналы рәвештә туганнарына тапшырылды. Дулкынланган, калтыранган тавыш белән Әнисә Харисовна: “Мин – Нотфулла Низамиевичның оныгы, аның икенче улының кызы. Мәрьям әби безнең гаиләдә яшәде, ул гомеренең соңгы көненәчә нинди дә булса хәбәр алуга ышанып яшәде“, – ди. Мондый сүзләрне ишетүдән дә шатлыклы мизгелләр юктыр ул. Чөнки, күз алдыгызга китереп карагыз – кеше белән ни булганын белмичә яшәү! Гаилә өчен иң аянычлысы шул – әтиләре, уллары, ир туганнары мәңгелеккә хәбәрсез югала. Безнең эзләүчеләребез Әнисә Харисовна гаиләсенә ике мәртәбә моннан 70 елдан артык ел элек һәлак булган туганнары турында сөенечле хәбәр алып килделәр. Әлеге вакыйгаларның төгәлләүче звеносы булып һәлак булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү торадыр, мөгаен. Кызганычка каршы, якташыбызның калдыклары калганнарныкыннан аерылгысыз. Димәк, туганнары аны туган җирендә җирли алмыйлар, дигән сүз. 2018нче елның 18нче сентябрендә Вязьма районындагы “Богородицкое поле“ мемориалындагы туганнар каберлегенә калдыкларны күчереп күмү буенча тантана узды. ВЕРА ФӘЙЗРИЕВА, политехник көллият студентларының “Хәтер“ эзләү отряды җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International