клиник катлауланулар (пневмония, бронхит, отит, синусит, нерв һәм йөрәккан тамырлары системасындагы катлаулыклар, шикәр диабеты, йөрәк белән бәйле авырулар, хроник бронхопневмония һ.б.) балалар, өлкәннәр һәм хәлсез кешеләр арасында еш очрыйлар. Болар барысы да җитди куркыныч тудыралар. Бит пневмония очраклары грипп вакытында – 70, бронхит 25 процентка арта. –Бүген вакцинопрофилактика грипп белән көрәшүдә беренче санлы чара булып кала, дип әйтергә буламы? –РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ел саен алты айдан артык яшьтәге кеГриппны ул килгәнче “каршы ал“ шеләргә, әгәр алар яшь, сәламәтлеге һәм һөнәри эшчәнлегенең характеры буенча куркыныч төркемгә керәләр икән, вакцинация уздырырга киңәш итә. Хәзерге вакытта вирус белән “очраштыру“га иммун системасын әзерләүнең төрле ысуллары бар. Иң нәтиҗәлесе булып – прививка санала. –Без газета битләрендә Мамадыш район үзәк хастаханәсенә зурлар һәм балалар өчен җитәрлек вакциналар кайтты, дип язган идек инде. Болар арасында нинди уртаклык һәм аермалык бар? –Барлык вакциналар да гриппны кисәткәндә аңа каршы ышанычлы иммунитет булдырырга ярдәм итә. Аермалык яшь белән бәйле. Зурлар өчен совигрипп 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен булса, балалар өчен совигриппны алты айдан алып балаларга һәм өлкәннәргә кадарга мөмкин. Ультриксны исә – алты айдан зуррак булган балаларга. Вакциналар составына ел саен Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре тәкъдим иткән грипп вируслары кертелә. 2018-2019нчы елгы эпидсезонга гриппка каршы вакцина составында түбәндәге штаммнар бар: А/ А/Мичиган/45/2015 (Н/1N1) pdm09; А/Сингапур/NFIMH/19-0019- 2016(Н/3N2); В/Колорадо/06/2017. –Прививкадан соң авырудан саклану кайчан формалаша? –Ике-өч атнадан соң иммунитет үсә, ул грипп белән авырудан 6-12 ай дәвамында саклый. –Прививка тулысынча авырудан саклыймы? –Бер генә дәвалау, профилактика препараты да 100 процентлы гарантия бирә алмый. Вакцинациядән соң саклану никадәр ышанычлы булуы күп кенә факторлар белән бәйле: шул исәптән пациентның яше һәм сәламәтлеге, шәхси үзенчәлекләре һ.б. Прививка алган 100 кешенең уртача 70-98е грипп белән авырмый. Әгәр прививка алган кеше әлеге чир белән авырый икән, аның авыруы җиңел формада һәм бернинди катлаулануларсыз уза. –Вакцина реакция бирергә мөмкинме? –Теләсә нинди вакцина, шул исәптән гриппка каршы да, реакция тудыра. Температура барлыкка килү, аны керткән урынның кызаруы теләсә кайсы вакцинага реакция ул. Димәк, авыруга каршы саклану формалаша башлаган, дигән сүз. Болар кыска вакытлы күренешләр генә, ике-өч көн эчендә бернинди дәвалау да сорамыйлар. –Гриппка каршы прививка кайчан ясалмый? –Бу сәламәтлекнең торышы белән бәйле. Ничек кенә булмасын, табиб пациентны караганнан һәм аның белән әңгәмә уздырганнан соң карар кабул итә. –Әгәр бала елга дүрт тапкыр суык тидереп авырый икән, аңа прививка ярыймы? –Ярый гына түгел, кирәк тә. Нәкъ шундый балалар грипптан соң барлыкка килгән катлаулылыкларга тиз бирешүчән. –Прививканы кайчан ясату яхшырак? –Сентябрь-ноябрь айларында, грипп һәм ОРВИ белән авыру сезоны башланганчы. –Прививканы кайда ясатырга була? –Яшәү урыны буенча участок хастаханәләрендә, а м б у л а т о р и я л ә р е н д ә , ФАПларда. –Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларга вакцинация уздыру ничек оештырылган? –Ата-аналар язма рәвештә (ата-аналар җыелышларында телдән дә әйтергә була) балаларына нәрсәгә каршы һәм ничек прививка ясалачагы, нинди вакцина кулланылачагы турында кисәтеләләр. Аннары алар билгеле бер формадагы килешүгә кулларын куялар. Ул баланың медицина документациясендә сакланачак. Билгеләнгән бер көнне мәктәпкә (балалар бакчасына) прививка ясау бригадасы (табиб һәм шәфкать туташы) килеп, вакцинация уздыра. Әгәр әни кеше әлеге процедура вакытында баласы янында булырга тели икән, моның өчен ул яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш. “Нократ“ сезгә бүләк ясый! 4-14нче октябрьләрдә – абунәче декадасы. Газетабызга 2019нчы елның беренче яртыеллыгына шушы вакыт аралыгында гына арзанрак язылырга була. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең прививка кабинетында гриппка каршы 1500 кешегә вакцинация уздырылган. “Әкият“ һәм “Теремок“ балалар бакчаларында барлык балаларга да прививка ясалган. Мәгълүмат-матбугат чараларыннан күренгәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларына прививка ясатудан баш тартучы әти-әниләр саны елдан-ел арта бара. Нәтиҗәдә, “онытылган“, әмма хроник авыруга әверелеп, үлемгә китерә торган авырулар саны да арта: туберкулез, полиомиелит, кызамык һәм башкалар. Шуңа бәйле рәвештә Мамадыш медиклары чаң суга: белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә, халыкны социаль яклау органнары белән берлектә, ата-аналар арасында аңлату эшләре алып баралар. Парадоксаль факт: Мантудан, диагностик диаскинтестан “баш тартучы“лар бар, әмма барысы да 15 яшьтән флюорография узалар. Чөнки барысы да белә: бер генә табиб та әлеге процедураны үтмичә кабул итми. Кешеләрдә гражданлык җаваплылыгы булырга тиеш: ни өчен балалары сәламәт булган, прививка ясаткан, медицина тикшерүе, туберкулездиагностика узган кайбер ата-аналар сабыйларын “баш тартучылар“ның балалары тәрбияләнгән коллективларына җибәрергә тиешләр, ди. Әңгәмәдәш – НАТА ЛЬЯ ЯКИМОВА.