Физкультура белән дәвалау инструкторы E.Такарлыкова җитәкчелегендә гомумныгыту, сулыш алу, буыннар өчен күнегүләр ясыйлар.
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.
Мамадыш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш 29нчы утырышы 19нчы ноябрьдә узачак.
Узган атнада районыбызда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан ике көнлек семинар уздырылды. Ул җөмһүриятебез халыкларының матди булмаган мирасы темасына багышланган иде. Төбәгебез авыл районы булганлыктан, семинарны оештыручылар безнең татар авылларында (мондый семинарлар республикабызда яшәүче башка милләтләр өчен дә уздырыла) мәдәни мирасны саклау проблемаларына зур игътибар бирделәр.
Татарстан Республикасында "Син - эшкуар" федераль программасына теркәлү дәвам итә. Проектның төп бурычы, эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгын стимуллаштыру тора.
Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган әниләргә ай саен 8490 сум түләнәчәк.
Үзарасалым акчасына районыбызда башкарылган эшләрне яктыртуны дәвам итеп, торак пунктларны төзекләндерү буенча Россия һәм Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган Красная Горка авыл җирлеге башлыгы ВӘЛИЯ ГЫЙЗЗӘТ УЛЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
2018 елның 8-10 ноябрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең Спартакиадасы мини-футбол буенча икенче төркем уеннары узды.