Авыл халкы һәрвакыт хезмәттә, каядыр ашыга һәм матур итеп ял итәргә аның бер генә дә вакыты калмый. Халыкның мәдәни яктан үсешен тәэмин итеп тора торган эре мәдәни үзәкләрдән ерак урнашкан булу да, аларга тулысынча аның кыйммәтләрен тоярга мөмкинлек бирми. Әмма авыл җирендә дә халыкның ялын гына оештыра белә торган гына түгел, ә аның бай мәдәнияте турында мирас туплый белгән һәм аны тирә-як халыкка күрсәтә белердәй кешеләр яши. Мәдәният учакларында хезмәт куючылар алар. Бу һөнәр ияләренә оештыручы, режиссер, сценарийлар язучы, грим салучы, кием әзерләүче һәм башка бик күп һөнәрләрне башкарырга туры килә. Менә шулар өстендә салада матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча зур җаваплылык та йөкләнгән. Бу җиңел эш түгел. Исегездә булса, совет чорында традицион мәдәният инкарь ителде. Аның урынын үзешчән иҗат коллективлары биләп алды. Кайчагында без традицион мәдәниятне үзешчән иҗаттан аера белмибез. Шулай итеп, төп проблема – матди булмаган мәдәни мирас объекты төшенчәсенең асылына төшенмәү булып чыга. Семинарда әлеге тема да киң яктыртылды. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре уздырган мастер-класслар, лекцияләр чарада катнашкан дистәгә якын районнан килгән мәдәният хезмәткәрләре өчен файдасыз булмагандыр, дип ышанасы килә. Арабызда авыллардагы мәдәният учакларының эше – берәр бәйрәмгә концерт кую, дип уйлаучылар да юк түгелдер. Әмма алар җилкәсенә шактый йөк өелгән: фольклор ансамбльләре оештырып, алар белән эшләү, халык авыз ижаты, төрле уеннар оештыру, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм башкалар. Яшерен-батырын түгел, очсызлы, түбән зәвыклы, халыкның күңелен ачуга гына юнәлдерелгән шоуларның, тамашаларның киң колач җәюе дә мәсьәләне бик катлауландыра. Без еш кына халык традицияләрен күрсәтәбез, дигән булып, чама хисен югалтабыз, нәтиҗәдә, тоткан кыйбладан тайпылабыз. Менә шул кыйбладан читләшмичә, ата-бабаларыбыздан калган җәүһәрләрне бүген киләчәк буыннарга тапшыру бурычы да куела авылдагы мәдәният учаклары хезмәткәрләренә. Моңа чаклы матди булмаган мәдәни мирасны саклау, кайтару механизмнары эшләнмәгән, бу өлкәдә дәүләт һәм муниципаль вәкаләтләр тәгаенләнмәгән, саклауны контрольдә тоту уйланылмаган иде. Соңгы елларда республикабыз җитәкчелеге бу юнәлештә хокукый базалар эшләде. Аннары урыннардагы мәдәният бүлеге белгечләренең авыллар белән эшчәнлегенә дә анализ ясалды семинарда. Бу нисбәттән, безнең район мәдәният тармагы үрнәккә куелды. Чара барышында килгән кунаклар Түбән Яке һәм Түбән Ушма авыллары мәдәният йортларында татар халкы йолаларын тамаша кылдылар. Телгә алынган авылда Югары Сонның “Сон бизәкләре” фольклор ансамбле тарафыннан “Мендәр тутыру” йоласы күрсәтелде. Аны караганнан соң, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре коллективка бүгеннән үк халык фольклор ансамбле исеме бирергә була, дигән фикер җиткерделәр. Чыннан да, моннан 35 ел элек оешкан бу коллектив, буыннар алмашынуына карамастан, үзенең йөзен бүген дә саклап килә әле. Күптән түгел генә “Сон бизәкләре” Яр Чаллыда узган “Чулман чыганаклары” фестиваль-конкурсында катнашып, икенче урынны яулаган иде. Заманында коллективның йөзек кашы булган, аны оештыруга үзеннән зур өлеш керткән Гүзәлия Фәләхова эшен бүген Югары Сон авыл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарипова дәвам итә. Ансамбль ел саен репертуарларын татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре белән баетып тора. Түбән Ушма авыл мәдәният йортында әлеге һәм Урта Кирмән авылы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән “Бирнә сандыгы тутыру” күренеше дә безне яңадан үткәнебезгә кайтарды. Шунысына игътибар итәргә кирәк, тамашага ир-егетләр дә, балалар да җәлеп ителгән иде. Сәхнәгә өлкән яшьтәге апалар, абыйлар, егерме яшьлек егет-кызлар белән беррәттән яшь талантларның да тартылуын хупларга гына кирәктер, мәдәни мирас шулай буыннан-буынга күчә барса гына яши, саклана. Район мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов әйтүенчә, югарыда телгә алынган мәдәният учакларыннан тыш тагын Кече Кирмән, Усали, Көек-Ерыкса һәм Шәдче авылларындагы мәдәният хезмәткәрләре татарның милли мәдәни мирасына җаваплы карыйлар. Түбән Ушмада мөнәҗәтләр әйтү буенча мастер-класс та күрсәтелде. Семинарда күп темалар арасында Сабантуй турында да сүз булды. Бүген ул үзенең йолалыгын югалтты, дисәк тә була. Ул халкыбызны берләштерүче бәйрәм буларак хезмәт иткән. Аннан соң үз авылларында гына Сабантуй үткәрмичә, берничә саланы берләштереп, бәйрәм үткәрүне гадәткә кертеп җибәрделәр. Бу дөрес түгел. Элек Сабантуйларда авылның агайлары гармун тартып, авыл көен җырлаган. Димәк, кешеләрнең моңа ихтыяҗы булган, ул фәкать шул бәйрәмдә генә гармунын сузып җибәреп, атын чуклы сөлгеләр белән бизәп, рәхәтләнеп урам әйләнә алган. Ләкин нишлисең бит, чоры башка: онытыла барган йолаларыбызда, гореф-гадәтләребездә борынгылыкны төбе-тамыры белән яңартып булмас, анысы. Ләкин аларны үзебез белгәнчә киләчәк буыннарга тапшыра алсак, бик күркәм булыр иде.