2018 елның 8-10 ноябрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең Спартакиадасы мини-футбол буенча икенче төркем уеннары узды. Спартакиадада Татарстан Республикасының 16 муниципаль берәмлегеннән 150дән артык спортчы катнашты. Саба районы командасы икенче ел рәттән Спартакиада чемпионы булды. Икенче һәм өченче урыннарны Сарман һәм Балтач муниципаль районнары командалары алды. Мамадышлылар - дүртенче.