Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында иртә зарядкадан башлана. Физкультура белән дәвалау инструкторы E.Такарлыкова җитәкчелегендә гомумныгыту, сулыш алу, буыннар өчен күнегүләр ясыйлар. Җиңелчә музыка астында ясалган күнегүләр өлкәннәрнең күңелен күтәрә.
Даими ясалган музыка нерв системаларын, кан тамырларын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Өлкәннәр өчен иртәнге зарядка уңай йогынты ясый, моны бер генә дару төймәсе дә алыштыра алмый.