18нче ноябрьдә киләсе елга үзарасалым акчасын җыю буенча җирле референдумнар узачак.

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Үзарасалым акчасына районыбызда башкарылган эшләрне яктыртуны дәвам итеп, торак пунктларны төзекләндерү буенча Россия һәм Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган Красная Горка авыл җирлеге башлыгы ВӘЛИЯ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. –Вәлия Әгъмаловна, Красная Горка – территориясе ягыннан да, халкы буенча да районыбыздагы иң эре авыл җирлеге. Үзарасалым программасын халык ничек кабул итә? –Безнең халык аның кирәклеген һәм файдасын аңлый. Ел саен авылларда үткәрелә торган җыеннарда ул акчаларның нинди максатларга тотылганы турында отчет тотабыз. Киләчәктә башкарылачак эшләрне ачыклыйбыз. –Халык игътибарны күбрәк нинди эшләргә юнәлтә? –Кайсы гына авылга барып чыксаң да, кем белән генә сөйләшсәң дә: “Юл”, – ди торганнардыр. Бездә дә урам юллары белән авылара юлларны кушсаң, йөз километрдан артып китә алар. Соңгы елларда Красная Горкада һәм “Мамадыш” совхозы бистәсендә Хөкүмәт программалары буенча юллар салу һәм ремонтлау, тротуарлар эшләү буенча бик күп эшләр башкарылды. Үзарасалым акчаларына да “Мамадыш” совхозы бистәсендә Җиңү урамына – 800, Галиәскәр Камалга – 500, Яшьләр урамына – 374, Парковаяга – 372, Каюм Насыйрига – 250 метр комлы таш җәелде. Луговая урамында, Тукай тыкрыгында да эшләдек. Красная Горканың Горький тыкрыгында 200 метр юл ремонтланган иде. Аның калган 150 метрында эшләр башланып китте. Үзарасалым акчаларына гына да 5500 метрдан артык юл эшләнде. Беркас урамына һәр елны ремонт ясала, сазлы урын булгач, язга чыгуга тагын эштән чыга. Автобус тукталышлары, юл билгеләре дә безне борчый иде. Үзарасалым акчаларына 3 тукталыш павильоны, 7 комплект юл билгеләре ясаттык. Алар күп кирәк әле безгә. Мәсәлән, совхоз территориясенә “Юл бир” (“Уступи дорогу”) дигән билгесен генә дә 14 данә куясыбыз бар. Школьная урамындагы күпкатлы йортлар ишек алларына келәм каккычлар, кер элгечләр, утыргычлар ясалды. Андагы 6нчы, 8нче, 12нче, 13нче йортлар тирәсенә рәшәткәләр тотылды. Красная Горка зиратының – 180, Максим Починоктагысының 380 метр коймасы яңартылды. Соңгы елларда урам яктырткычларын яңарту буенча да бик күп эшләнде. Өч километрдан артык бишенче линия сузылды, 600гә якын яктырткыч алыштырылды. Рус Пакшинында күпер ясалды. Бюджетның бик кысан булуын исәпкә алсак, үзарасалым акчасы – безнең авыл җирлегендәге бик күп проблемалардан котылу чарасы. Тик халык дөрес аңларга тиеш: алар гына авылдагы проблемаларны хәл итеп бетерә алмый. Шунлыктан, районыбыз җитәкчелеге Татарстанда, Россиядә эшләп килүче программаларның бөтенесендә дә катнашырга тырыша. –Быел үзарасалым акчаларына башкарылган эшләрегез сез санап чыкканнар белән генә чикләнми бугай. –Максим Починок һәм Ташлы авылларында да күперләр ясалды. Кечкенә авылларда янгынга каршы 11 гидрант урнаштырдык. Максим Починокта суүткәргеч линиянең булганы юк иде, быел аны да ясадык. Икенче фермада һәм Керәшен Пакшинында су башнялары яңартыла. –2019нчы елда акчаларны кайсы төр эшләргә юнәлтәчәксез? –Акчаларның төп өлеше беренче чиратта юлларга тотылачак. Красная Горкада Гагарин һәм Жданов урамнарыннан Заречнаяга чыга торган җәяүлеләр күперләрен ремонтларга исәплибез. Сипса елгасы аша салынган күперне дә ремонтлыйсыбыз бар. Красная Горкада һәм Икенче фермада балалар мәйданчыклары урнаштырылачак. Үзарасалым акчаларының бер өлеше кышкы айларда юлларны кардан чистарту, урам лампаларын алыштыруга да тотылачак. –Төбәктә кичекмәстән хәл итүне сорый торган нинди проблемалар бар? –Тагын бер кат юллар, аннан тротуарлар, ишек алларына балалар мәйданчыклары кирәк. Ничә еллар инде “Мамадыш” совхозы бистәсендә сазлык белән көрәшәбез. Ял паркыбыз юк. Берничә урамда лампалар җитми. Мин ышанам: киләчәктә боларның барысы да булыр.

Әңгәмәне МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International