13-14 февральдә Татарстан территориясендә актив төньяк Атлантик циклон хакимлек итәчәк. Шул сәбәпле һава торышы шартлары сизелерлек начарлану көтелә. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүне фаразлый. Иртәгә төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелми, әмма көн азагында республика районнарының күпчелегендә бераз кар, җиңелчә буран булуы ихтимал.