14 февраль көнне Мамадышның төп сәхнәсендә педагоглар көч сынаша.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Иртәге «Звездопад» район фестивале кысаларында  педагоглар көч сынаша. Бу атнада  лицей №2 һәм шәһәрнең 3 нче санлы  мәктәбе коллективлары үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Жюри әгъзалары тарафыннан чыгыш ясаучыларның сәхнә культурасы; массачылык; тамаша; номерның үзенчәлеге; куелышның сәнгать бөтенлеге; катнашучыларның осталыгы аерым номинацияләр буенча бәяләнәчәк.

Башлана 19.00 сәгатьтә. Хуш киләсез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International