РАЙОН БАШЛЫГЫ – ТУРЫ ЭФИРДА.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов халык белән турыдан-туры элемтәгә чыгачак. Район башлыгы Анатолий Иванов «Мамадыш ТВ» телеканалы эфирында чыгыш ясаячак. Инде традициягә әйләнгән Мамадыш тамашачысы белән туры элемтә март башында булачак. Төгәл дата соңрак хәбәр ителәчәк. «Районга йөз белән» программасы кысаларында җирле тамашачы туры эфирда муниципаль район башлыгына сораулар бирә ала (3-17-65 тел. буенча), шулай ук алдан юлларга да мөмкин. Алдан сораулар һәм теләкләр 3-21-34, 3-17-65 телефоннары буенча кабул ителә. Шулай ук сез аларны безнең «Есть Контакт» социаль челтәрендәге төркемебездә дә тәкъдим итә аласыз. Хакимият һәм халык арасында диалогның мондый формасы инде берничә ел оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International