ЧИБӘРЛӘР, СЕЗНЕ БӘЙГЕ КӨТӘ.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

“Мамадыш чибәре-2019” матурлык һәм сәләт конкурсы игълан ителде. Бу атна сишәмбесеннән алып 5нче мартка чаклы район мәдәният йорты белгечләре җитәкчелеге астында бәйгедә катнашырга теләүчеләр белән әзерлек эшләре алып барылачак. Финалга шулар арасыннан 10 чибәр сайлап алына. Бәйгедә катнашучыларга биш төрле сынауны узарга туры киләчәк: визит карточкасы, иҗади, Мамадыш районы тарихын белүгә корылган интеллектуаль, бию конкурслары, “Кичке сәхнә киемнәре” дефилесы.

Бәйгедә 16-25 яшьлек гүзәл затлар катнаша ала. Гаилә хәленең нинди икәнлеге мөһим түгел. Финал 7нче март көнне узачак. Башлана – 17.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International