Узган ял көннәрендә Мамадышта инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Шәһәр стадионында - ипподромда Татарстаннан 7 команда вәкилләре җыелды: Алабуга, Спас, Актаныш, Саба, Кукмара, Чистай районнары һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән. Чемпионатны ачу тантанасында чын-чынлап көчле рухлы, теләсә нинди киртәләрне үтәргә әзерләр җыелган иде. Аларны Россиянең атказанган тренеры, ТР инвалидлар ФСО рәисе Фәридә Сафиуллина сәламләде.