Рейтинглы тавыш бирү 14 яшьтән өлкәнрәк мамадышлыларга кагылачак. Аны Мамадыш шәһәрендә һәм 28 авыл җирлегендә үткәрәчәкләр.
Хәзерге вакытта территориаль хисап комиссияләре формалаштырыла, аларның составы һәм тавыш бирү урыннары раслана. Тавыш бирү пунктларында тавыш бирү өчен тәкъдим ителә торган иҗтимагый территорияләр тасвирланган мәгълүмат стендлары, дизайн-эскизлар урнаштырылачак.