16 февральдә Казанда Ш. Биктимеров исемендәге "Әлмәндәр варислары" 4 нче Халыкара театр иҗаты фестивале узды. Түбән Сон авыл мәдәният йортының "Хыял" халык театры коллективы "Драма театры" номинациясендә катнашты. "Хыял" да катнашучылар: Зилә Гусамова, Тимерхан Мөхәммәтҗанов, Зилә Нәбиуллина, Эльвира Габидуллина, Булат Мифтахов. ГРАН-ПРИ ияләренең җитәкчеләре - Марат Баязитов һәм Зөлфирә Дәүләтшина.