Бүген "Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр "Лагуна"бассейнында булдылар.

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген "Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр "Лагуна"бассейнында булдылар. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән йөзү комплексы. Анда барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган һәм санитар таләпләргә туры китереп эшләнгән өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар "Лагун" ның спорт һәм ял белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы булуына инандылар. Район халкы арасында йөзү белән шөгыльләнү күрсәткече даими үсә. Димәк, халык сәламәт яшәү рәвешенә омтыла. Социаль хезмәтләр алучылар әлеге экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм оештыручыларга әлеге мөмкинлек өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International