28нче март көнне өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының утыз икенче утырышы узачак.
Ел саен март аеның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән “Җир сәгате” акциясе үткәрелә.
Нәүрүз бәйрәме, шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында уздырылачак.
Дәүләт кадастр исәбе-ул милек турында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү. Бу нинди дә булса күчемсез милек булу фактын раслый.
Шундый әйтем бар: “Тормыш алтмыштан узгач кына башлана”. Кичә Илдус Маликовка 61 яшь тулды һәм шул көнне аның кышкы суда йөзү буенча дөнья рекорды теркәлде.
Урыны белән җепшек кар явуы көтелә.
Төбәгебездә язгы кыр эшләре алдыннан бер кат әзерлекне барлау, алда торган бурычлар турында сөйләшү өчен агросәнәгать тармагы вәкилләрен үрнәк хуҗалыклар территориясенә җыю гадәте бар. Шул традицияне дәвам итеп, чәршәмбе көнне районкүләм семинар-киңәшмә үткәрделәр.
Бүген юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ЮХИДИ тарафыннан административ җаваплылыкка тартылгач, штраф түләүнең билгеле бер вакыты барлыгын, шул вакыттан чыксаң, сумманың күпкә артачагын оныталар. Шуңа күрә алар РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлешен исләреннән чыгармасыннар иде. Анда акка кара белән: административ җаваплылыкка тартылган затның административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәч, алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш, дип язылган.
1990-2000нче елларда ябылган предприятиеләрнең эш-хезмәт документлары архивларда булмау проблемасы белән күпләр очраша. Шул оешмаларда эшләгән халык хәзер үзләренең стажларын һәм хезмәт хакларының күләмен раслый алмыйлар. Ә бу, үз чиратында, лаеклы пенсия түләнми дигән сүз.
Автовокзаллар ике дәүләт телендә эшләргә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында телләр турында закон үтәлешенә багышланган утырышта Татарстан Премьерминистры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте. Биредә ул 2018нче елда республиканың дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап тотты.