Синоптиклар томан һәм бозлавык турында кисәтә.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 27 мартта болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә һәм көндез томан һәм бозлавык фаразлана. Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы көтелүен хәбәр итә. Урыны белән юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчле, секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Томан, юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International