“ҖИР СӘГАТЕ” АКЦИЯСЕ УЗАЧАК.

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Ел саен март аеның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән “Җир сәгате” акциясе үткәрелә. Әлеге чара төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра. 30нчы март көнне үтәчәк шушы акциядә катнашучыларга бер сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) биналарда, корылмаларда, архитектура формаларында, яктырткычларда, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International