ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Төн уртасыннан соң һәм көн дәвамында республикада яшенле яңгыр, боз яварга, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбриклим! Туган ил, туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәреп, шатландырып юаткан, дәртләндергән, уен-җырын, көч-куәтен, баһадирларын мәйданнарга чакырган.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  һәм  шәхсән  үзем  барыгызны  да халкыбызның  милли  бәйрәме  - Сабантуй белән  котлыйм!  

Татарстан Росреестры: күчемсез милекне дөрес сатып алыгыз!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

«Керәшен чибәре» быел конкурс форматында түгел, ә фестиваль форматында узачак.

Дустанә атмосфера, кызык фикерле чыгыш ясаучылар, ә иң мөһиме – чарада катнашучыларның яңалыкны шундук эләктереп алырга торучы күзләре. Экологик агарту хәтта җәйге каникул чорында да дәвам итә.

2019 елның  2 – 4 июлендә  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында     кыр форматында   «Татарстанда кыр көне – 2019»  күргәзмәсе узачак.  Аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында  рәсми  ачу  тантанасы  2  июльдә  булачак, чара  барышында  муниципаль районнар  башлыклары  һәм  республика   кунаклары     катнашучыларның экспозицияләрен,     стендларын карап  чыгачаклар, Татарстан  Республикасы һәм Россия  төҗәкләре  агросәнәгать комплексының  яңалыклары  белән  танышачаклар.    

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер яшь ханым мөрәҗәгать итте. Ул үзенең хатында тырнакларын ясату (маникюр, шеллак) өчен матурлык салонына мөрәҗәгать итүе турында язган. Әмма икенче көнне үк тырнакларындагы лагы куба башлаган моның.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй - Хезмәт бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары берләштерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International