“Кама” лагерендә ял итүчеләрне табигать белән үзара килешенеп яшәргә өйрәткәннәр.

2019 елның 7 июне, җомга

Дустанә атмосфера, кызык фикерле чыгыш ясаучылар, ә иң мөһиме – чарада катнашучыларның яңалыкны шундук эләктереп алырга торучы күзләре. Экологик агарту хәтта җәйге каникул чорында да дәвам итә. “Кама” балалар-савыктыру лагерендә экология белеме дәресе үткәрелде. Лагерь Кама елгасы яры буенда урнашкан, ә бу табигать турында яңа мәгълүматлар үзләштерүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре балалар белән чүпне аерып җыю, файдалы экогадәтләр, туган ягыбызның Кызыл китапка кертелгән үсемлекләре турында сөйләде. Укучылар тәҗрибә алышты һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча үзләренең идеяләрен тәкъдим итте. Балаларга шулай ук экология темасына видеороликлар күрсәтелде.

“Лагерьда ял итүчеләр – бик кызыксынучаннар, кызыклы, дөрес сораулар бирәләр, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитне саклау турында билгеле бер белемнәргә дә ия әле алар,” – ди Мәктәптән тыш эшләү үзәге җитәкчесе Резедә Нуриева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International