Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбриклим! Туган ил, туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәреп, шатландырып юаткан, дәртләндергән, уен-җырын, көч-куәтен, баһадирларын мәйданнарга чакырган. Халкыбызның бөтен матур сыйфатларын зур чәчәк бәйләме итеп туплаган Сабантуй - изге, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш–бәйгеләр мәйданы да, игенченең бөеклегенә мәдхия җырлау көне дә ул.
Бәйрәм итәргә тулы хокукыбыз бар, чөнки язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, быел бөртекле сабан культуралары чәчүне 20нче майга төгәлли алдык. Алар быел 51 600 гектарда чәчелделәр. Игенчеләребезнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә барлык язгы кыр эшләре дә яхшы сыйфат белән башкарып чыгылды.
Игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә, авыл хуҗалыгы, җитештерү, бюджетның барлык тармаклары хезмәткәрләренә, райондашларга фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтемне ирештерәм. Хезмәте барның хөрмәте бар, ди халык. Хезмәт белән бергә бәйрәм дә итә белик.
Бүген әлеге мәйданга райондашларыбыз гаиләләре, туганнары, кунаклары, дуслары белән бергә җыелды. Әлеге бәйрәм кешеләрне өлгерлеккә, җитезлеккә, көчлелеккә, зирәклеккә, хәйләкәрлеккә сыный, һәр уенның осталарына мәйдан тотарга, җиңү шатлыгын татырга мөмкинлек бирә, хөр яшәргә өйрәтә.
Милли бәйрәмебез сезгә яңа көчләр, киләчәккә якты ышаныч өстәсен. Барыгызга да, кадерле райондашлар, милләттәшләр, кайткан кунаклар, саулык-сәламәтлек, иминлек, чиксез уңышлар телим. Районыбыз басу-кырларыннан мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын иде!
Сабан туйлары мөбарәк булсын!
Мамадыш муниципаль
районы Башлыгы –
район Советы рәисе А.П.Иванов