Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй - Хезмәт бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары берләштерелгән. Борынгыдан килгән Сабантуйны бәйрәм итү зур вакыйга - аңа озак әзерләнделәр. Бүләкләр җыю әлеге күркәм бәйрәмнең күңелле традициясе булып тора. Бүген «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренә кунакка килделәр. Балалар һәм мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләгәннәр. Чыгышлардан соң балалар район башлыгы Анатолий Иванов кулыннан бүләкләр алдылар.