Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә.

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Иртәгә төн уртасыннан соң һәм көн дәвамында республика территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, әгәр яшенле яңгыр вакытында урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналардан ераграк торырга тырышыгыз.

Җил көчәйгән очракта подъезд яки подвалда яшеренергә кирәк. Боз яуган вакытта урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга киңәш ителә. Урамда ышыкланыр урын эзләгез, әгәр бу мөмкин түгел икән, башыгызны боздан кулларыгыз, киемегез яки сумкагыз ярдәмендә саклагыз, диелә хәбәрдә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/09/187779/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International