«Керәшен чибәре» быел конкурс форматында түгел, ә фестиваль форматында узачак. «Питрау» республика керәшен мәдәнияте фестивален бәйрәм итүнең юбилей елында төрле елларда "Керәшен чибәре" титулын алган Керәшен чибәре парады узачак.
Фестиваль-шоуда катнашучылар төп Керәшен чибәре таҗы өчен көрәшмәячәк, конкурстан соң кем булдылар, Керәшен чибәре таҗы аларга нинди ишекләр ачты, титулны яулауның уңыш серләре белән уртаклашачаклар.
Фестиваль-шоу бик матур һәм бай булырга охшаган. Аның төп бизәге, һичшиксез, танылган гүзәл затларыбыз булачак.