Мамадыш быел 238 еллыгын билгеләп үтә! Өченче чакырылыш Мамадыш шәһәре Советының утыз икенче утырышы көн кадагында актуаль мәсьәләләр каралды, алар арасында Шәһәр көненә әзерлек буенча фикер алышу да мөһим урын алды. Тантана датасы инде билгеле – агымдагы елның 24 нче августы. Бәйрәм программасы эшләнгән, җаваплы затлар билгеләнгән. Бердәнбер кыенлык: җәяүлеләрнең Совет урамына ремонт ясалуга бәйле рәвештә, күп санлы мәйданчыклар өчен кирәкле территория сизелерлек кими, бу инфраструктураны җентекләп уйларга мәҗбүр итә. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары ВАДИМ НИКИТИН сөйләде.
Мамадышның тагын 9 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды.
Синоптиклар мамадышлыларга начар метеорологик күренешләр турында хәбәр итә.
Мамадышта күп фатирлы йортларның, шәхси торак йортларның, предприятие һәм учреждениеләрнең йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде.
Игътибар! Үзмәшгульләр өчен бушлай «кайнар линия» телефоны эшли.
“Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины“ исеме биреләчәк.