Мамадышның тагын 9 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды.

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 15 нче августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Районның 9 гаиләсе 453 мең 26 сум күләмендә дәүләт ярдәме алу бәхетенә иреште. Бүгенге көндә Мамадыш районында 2000нән артык сертификат бирелгән. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина районыбызның бәхетле гаиләләрен сабыйлары туу белән котлады һәм дәүләт ярдәме белән өченче һәм дүртенче балалары артыннан кыю рәвештә барырга мөмкин, дип өстәде. Мамадыш районында Пенсия фонды идарәсенең бүлек башлыгы Шамил Хәсәнов, сертификатларны тапшырганда, Россия Федерациясе законнары нигезендә ана капиталын гамәлгә ашыру юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Мамадыш районында күп балалы гаиләләр саны арта бара, бу дәүләтнең нәтиҗәле гаилә сәясәте турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International