–Бәйрәм өчен өч мәйданчык җәлеп итү планлаштырыла. Беренчесе –Җиңү паркы. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале узачак. Икенчесе – “Лагуна“ йөзү бассейны, анда өлкәннәр арасында йөзү буенча спорт ярышлары була. Өченчесе – “Яшьлек“ скверы. Быел театрның төп гамәлләре нәкъ менә биредә ачыла. Күп төрле чаралар уйланылган. Физик активлыкны яратучылар өчен спорт һәм яшьләр мәйданчыклары (шул исәптән скейтбордчылар һәм велосипедчыларның күрсәтмә чыгышлары, шулай ук байкерлар парады) эшләячәк. Тәм - том яратучылар “Тәмле фестиваль“дә милли кухня ризыклары, Балыкчылар авылында Нократ ухасы белән хозурлана алачак. Көн дәвамында тематик күргәзмәләр эшләячәк, алар арасында бал ярминкәсе, тере экспозиция, “Чәчәкләр патшабикәсе“ конкурсы да бар. Иҗатчылар әдәби почмактан, учак янында гармунчы-баянчы һәм бард җырлары концертыннан бик күп уңай хис-кичерешләр тоячак. БӘЙРӘМ Туган көнең белән, яраткан шәһәребез! Традиция буенча район башлыгы үзенең тормыш иптәше белән районның күренекле гаиләләре белән очрашачак. Быел 37 пар чакырылган. Яшь кунаклар өчен дә барлык шартлар тудырылачак. Балалар шәһәрчегендә таган, карусель, батутлар, Нократ яр буенда аттракционнар паркы эшләячәк. Бәйрәмнең тантаналы өлеше “Яшьлек“ скверының төп сәхнәсендә уза. Чарага татар һәм Россия эстрадасы артистлары, жонглерлар һәм фаершоу чакырылган. Концертка кадәр, бүләкләү тантанасы кысаларында, “Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины“ исеме биреләчәк. Кандидатуралар шәһәр Советы депутатлары тарафыннан да тикшерелде. Бу бүләк район үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бирелә. Беренче булып “Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды“ ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов тәкъдим ителде. Ул Мамадыш районына бик зур ярдәм күрсәтә. Аның көче белән чистарту корылмалары төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Моннан тыш, чистарту корылмаларына ул 5,5 километр асылмалы челтәр салырга ярдәм гыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова. Ханым аһәңле тавышы белән генә түгел, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак та райондашлар күңелен яулады. Бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Ул һәрвакыт эшкә бик теләп тотына һәм нәтиҗәгә ирешү өчен күп көч куя. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике кандидатура да депутатлар тарафыннан хупланды.
Кристина ШТЕЙНГАУЭР