15 август көнне 13.30 да "Татарстан 24" телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында "Торак-коммуналь Советлар" программасы булачак.
Мамадыш районында беренче тапкыр «Сабыйлар йөгереше» узды.
Синоптиклар мамадышлыларга начар метеорологик күренешләр турында хәбәр итә.
Мамадыш ГХАТ бүлегендә язылышу турында 100-нче акт теркәлде.
Пенсия тупланмалары акчалары исәбенә түләүләрне билгеләү.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Сиңа мәхәббәтемне аңлатам..” бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.
2019 нчы елның 9 нчы августы көнне Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы белән оештырылган төркем яңа һөнәр үзләштерүне уңышлы итеп тәмамлады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Салым хезмәте һәм Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил белән берлектә, Мамадыш районында баланс комиссиясе үткәрде. Эшлекле очрашуның максаты: кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләрен карау, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм ярдәм чаралары буенча актуаль мәгълүматны җиткерү, авыл хуҗалыгы кооперацияләре һәм үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы турында сөйләү. Составы район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, салым хезмәте һәм Икътисад министрлыгы белгечләреннән гыйбарәт делегация “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгында булды.