Эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ильсеяр Галимуллина мөмкинлекләре чикле булганнарга һөнәри ярдәм күрсәтү йөзеннән, “Забота” күмәк социаль ярдәм күрсәтү оешмасында тернәкләнү узучы инвалидлар белән очрашып, эш эзләү, эшкә урнашу тәртибен, эшмәкәрләр белән сөйләшү рәвешен аңлатып кайтты.
Мөмкинлекләре чикле булганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны күпләп яудырдылар, белгечтән алган җаваплардан канәгать калдылар.
Профессиональ ярдәм күрсәтү бик вакытлы булып, тыңлаучылар “һөнәр сайлау серләре” нә багышланган дәрес уздылар.
Дәрес ахырында тыңлаучылар сорауларга язма җаваплар бирделәр.