“Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины“ исеме биреләчәк.

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

“Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины“ исеме биреләчәк. Кандидатуралар шәһәр Советы депутатлары тарафыннан да тикшерелде. Бу бүләк район үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бирелә. Беренче булып “Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды“ ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов тәкъдим ителде. Ул Мамадыш районына бик зур ярдәм күрсәтә. Аның көче белән  чистарту корылмалары төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Моннан тыш, чистарту корылмаларына ул 5,5 километр асылмалы челтәр салырга ярдәм итте. Җәүдәт Мидхәтович Чапаев, Совет урамнары буенча канализация линияләрен проектлауда катнаша. Аның ярдәме белән соңгы биш елда шәһәрдә өч яңа су алу җайланмасы һәм 30 километрдан артык суүткәргеч челтәр төзелде. Мамадыш территориясендә ул су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча революция ясый. Һәм бу эш дәвам итә. Бүген Ленин урамы буенча ике километр челтәр төзү проектлары экспертизада тора. Икенче кандидатура – сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова. Ханым аһәңле тавышы белән генә түгел, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак та райондашлар күңелен яулады. Бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Ул һәрвакыт эшкә бик теләп тотына һәм нәтиҗәгә ирешү өчен күп көч куя. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике кандидатура да депутатлар тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International