Мамадышта республика Президенты Аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре составындагы комиссия булды. Алар шәһәребезнең Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән кызыксындылар. Урамнарны әйләнеп, кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Кич Үзәк чыршы янындагы хезмәт коллективлары чыгышларын карадылар. Чөнки муниципаль районнар арасында да Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча ярыш бара. Бер үк вакытта, урамнарның бизәлешенә дә игътибар ителә. Конкурска йомгак ясалганда халыкның фикере дә исәпкә алыначак. Шәһәребезнең рәсми сайтында “Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү“ конкурсы вкладкасына кереп, берничә сорауга җавап бирергә кирәк. http://mamadysh.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs.htm?action=passed