Хөрмәтле райондашлар! Кадерле мамадышлылар!
Иң шатлыклы һәм көтеп алынган бәйрәм– Яңа елны каршы алырга берничә сәгать калып бара. Бу минутларда без киләчәккә планнар корабыз, үтелгән юлга бәя бирәбез. Узып баручы ел якты һәм әһәмиятле вакыйгалары белән истә калачак. Казан шәһәрендә узган Универсиада иң мөһимнәренең берсе дип әйтер идем. Мамадышлылар әлеге дөнья күләмендәге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә зур активлык күрсәттеләр.
Барлык ирешкәннәребез дә– безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең һәркайсыгыз көндәлек җиңүләре, ачышлары белән туган ягыбыз үсешенә үзеннән өлеш кертте.
Икътисадый күрсәткечләрне һәм инвестицияләр күләмен саклап калуга ирештек. 2013нче ел нәтиҗәләре буенча икътисадый әйләнеш 9 млрд. сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка артык дигән сүз. Эре һәм урта сәнәгать предприятиеләре арасында сәнәгать җитештерүе узган елгы күләмдә 3 млрд. сум булыр дип көтелә. Бизнес өлкәсе дә уңышлы үсештә: кече предприятиеләрнең товар әйләнеше 2,3 млрд. сум булды, бу 2012нче ел белән чагыштырганда 103 процентка артык дигән сүз.
Катлаулы һава шартларына карамастан, авыл хуҗалыгы оешмалары елны уңышлы төгәлләделәр. Алар терлекләрнең баш санын гына саклап калмады, ә сөт җитештерү күрсәткечен дә арттырдылар. Аграр тармакны үстерүдә зур рольне шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин уйный. Ул төзегән “Азык–төлек программасы” комплексында район тарихында беренче тапкыр һәр сыердан 8355 кг сөт савып алынды. Әлеге хуҗалыкка америка токымлы мөгезле эре терлек кайтару дәвам итә. Моннын тыш, Рифат Мәхмүтович Югары Сон һәм Хафизовка авылларында да өстәмә терлекчелек комплекслары төзергә планлаштыра. Авылларыбызда фермерлык хуҗалыклары да яхшы темплар белән үсә. Шәхси тармакта терлекләр саны арта, гаилә фермалары да 48гә җитте. Районыбыздагы торак пунктлар яхшы икътисадый потенциалга, бай гореф-гадәтләргә ия. Аларда хезмәтне яратучы кешеләр яши. Ничә еллар дәвамында хезмәтчәннәребез шәһәр халкын ярминкәләр белән сөендерә, мамадышлыларны очсыз бәядән экологик чиста продукт белән тәэмин итәләр.
Авылларда социаль инфраструктураның кызу темплар белән үсешен дә искәртми мөмкин түгел. Республика программалары ярдәмендә 2013нче елда Мамадыш районы территориясендә 2 модульле ФАП төзелде, 11 медпункт ремонтланды, заманча җиһазлар белән тулыландырылган 3 табиблык амбулаториясе ачылды. Түбән Тәкәнеш һәм Кама урман хуҗалыгы бистәсендә хезмәт куючы участок уполномоченныйлары да яңа офис-йортларда эшли һәм яши башладылар. Авылларда клублар салу программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Яңа мәдәният учаклары Түбән Тәкәнеш һәм Баскан авылларында эшли башлады. Түбән Яке авылындагы мәдәният йортына нигез салынды.
Авыллардагы белем бирү учреждениеләрендә дә төзекләндерү эшләре беренче ел гына үткәрелми инде. Бу уку елын Шәдче, Көек-Ерыкса һәм Урта Кирмән педагогик коллективлары яңа шартларда каршы алдылар. Берничә көн элек кенә шатлыклы вакыйга Берсут-Сукачы авылына да килде. Хәйрияче Равия ханым Зиярова ярдәме белән төзелгән башлангыч мәктәп бинасын кулланылышка тапшыру тантанасы узды.
Яшь буын безне барлык юнәлешләрдә дә уңышлары белән сөендереп тора. БДИ нәтиҗәләре ел саен республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак була, “Созвездие-Йолдызлык“ фестивалендә биш призлы урын яуладык, спортта казанышларыбыз зур, шул исәптән, Дөнья Чемпионатында Гөлия Хәбибуллина яулаган көмеш медаль – максатчанлык һәм бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Актив гражданлык позицияле, югары әхлаклы буын тәрбияләү өчен барлык көчебезне куябыз. Монда безнең уңышлы тормышка ашырылган “Тормыш дәресләре“, “Әхлак дәресләре“, “Сәләтле бала“ кебек муниципаль проектларыбыз ярдәмгә килә. Мамадыш җирлегендә сәләтле балаларның күплеге белән чын күңелдән горурланабыз. Районыбызда яшь белгечләрне туган якларына кайтару буенча да максатчан эш алып барыла. Туган авылыңда яисә Мамадыш шәһәрендә яшәүнең өстенлеген яшьләр торган саен ныграк аңлый баралар. Районыбыз елдан-ел гүзәлләнә. Ремонтланган, яңа салынган юл чакрымнары сузылды. Ел саен 25 мең квадрат метр торак эксплуатациягә бирелә, 350 фатир шәхси җылыту системасына күчерелде, киләсе елда тузган торактан гражданнарны яңа йортларга күчерү мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк. Тагын бер күңелле яңалык - бүген Мамадышта күпфункцияле үзәк ачылды. Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдәге күп катлаулылыклар гадиләшәчәк.
Балалар бакчаларында урыннар җитмәүчәнлек проблемасы дә хәл ителә. Көньяк поселогында яңа мәктәпкәчә балалар учреждениесенә нигез салынды. Бу безнең бу юнәлештәге зур планнарның бер пункты гына әле: яңа чистарту корылмаларын проектлау эшләре тәмамлану алдында; перспективада умарталар җитештерә башлау да бар; инвесторлар ярдәме белән 7 гектарга исәпләнгән теплица торгызу күздә тотыла; Нократ Яр буен тагын 1 чакрым озынлыкта төзекләндерәсебез бар... Без Татарстанда, Россия күләмендә иң төзек дип саналган шәһәрдә яшәвебез белән чын-чынлап горурланабыз. Мамадыш әлеге титулны бишенче ел рәттән саклый инде.
Кыскасы, бик күп эшләр эшләнгән, эшлиселәре тагын да күбрәк.
Кадерле райондашлар, узып баручы елда туган як иминлеге өчен чын күңелдән хезмәт куючыларның барысына да олы рәхмәтләремне җиткерәм. Алда торган бурычларны башкарып чыгарга көчебез дә, тәҗрибәбез дә, сабырлыгыбыз да, үҗәтлегебез дә җитәрлек дип уйлыйм. Барысы да яхшы булачак. Яңа ел – безнең барыбызны да берләштерүче бәйрәм. Ул һәр йортка, һәр гаиләгә бер төсле үк итеп: бизәлгән чыршы, юмарт бүләкләр, бәрәкәтле өстәл, шат күңел белән килеп керә.
Райондашларыбызның барысын да Яңа ел белән котлыйм. Борчу-хәсрәтләрегез яңа ел бусагасын атлап кермәсен, күңелегезгә хуш килгән бар яхшылыклар киләсе елда да юлдашыгыз булсын. Яңа ел төнендә Кремль курантлары суккан вакытта юраган теләкләрегез һичшиксез тормышка ашсын! Сезгә һәм барлык якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, шатлыклар гына телим. Өегездә бәрәкәт, күңел көрлеге, мәхәббәт патшалык итсен. Яңа ел белән! Яңа Бәхет белән!