Мамадышта яңа 2014 нче елның туй сезоны ачылды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4-нче гыйнвар көнне  яңа 2014 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2014 нче  елга беренче булып гариза тапшырган Рәис һәм Розалия Шәрифуллиннар. Шунысы игътибарга лаек: яшьләрнең мәхәббәт тарихы нәкъ өч ел элек яңа ел алдыннан башлана.

Яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын Мамадыш  муниципаль районы Советы аппараты  җитәкчесе Вәзир Нәзирҗан улы Фәизов     уртаклашты. Ул яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде, чәчәк бәйләме тапшырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Рәис белән Розалиянең киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.  Аларның озакламый беренче нарасыйларына   туу турында таныклык алырга килүләренә өметен җиткерде.

Күп санлы туганнары, дуслары яшьләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырып изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International