ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры ике көн буе дәвам итте. Әлеге легендар шәхеснең арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт узган. Якты дөнья белән саубуллашканда аңа нибары 56 яшь иде. Район башлыгы Анатолий Иванов абыйсы хакында: “Ул үзен яраткан эшенә багышлады”,– дип искә алды. 


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

1 май бәйрәмнәренә кадәр Кече Кирмән авыл җирлеге коллективы,  мәдәният йорты, медпункт, почта хезмәткәрләре өмәләр оештырдылар.

Югары Ушмы авыл китапханәсенең  китап сөючеләре район мәдәният йортында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап  уздырылган шигырь конкурсында катнашты.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Мамадышта Чернобыль  атом электр станциясендә булган  һәлакәтне  бетерүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә митинг узды. “Тыныч атом” һәйкәле янәшәсендә оештырылган чара һәлакәтнең  30 еллыгына багышлана. 

21 нче апрельдә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә безнең хезмәткәрләр   авыру балаларга ярдәм итәр өчен бишенче канал һәм “Русфонд”  алып бара торган смс-ярдәм акциясендә катнаштылар.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

     2016 елның 22 апрель көнне Мамадыш районында Рафаэль һәм Роно Габдрахмановлар гаиләсе гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән.

   Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  якын-тирә территориянең чисталыгына һәм матурлыгына зур игътибар бирә. Шул сәбәпле шәһәрне чистарту өмәсендә даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр чистарту өмәсе  22 апрель көнне Бөтендөнья Җир көнендә оештырылды.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Районның  алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

14 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты “Мамадыш зажигает звезды”дип исемләнгән йомгаклау концертында катнашты.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген шәһәребездәге мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен семинар-киңәшмә үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International