14 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты “Мамадыш зажигает звезды”дип исемләнгән йомгаклау концертында катнашты.
Концертта район Советы һәм Башкарма комитетының хезмәткәрләре генә түгел, бүлек җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, район башлыгы урынбасарлары башкарган җырлар, театр-постановкалар, биюләр урын алды.
Октябрь аеннан бирле шәһәрнең хезмәт коллективлары арасында баручы концерт номерларының нәтиҗәләрен 21 апрель көнне Боз сараенда узасы йомгаклау концертында белергә була.