Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә керүчеләр киләсе елга узачак төбәк чемпионатында катнаша.

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Хезмәт күрсәтү өлкәсенең махсуслаштырылган компетентлык үзәгендә "Татар ашлары" юнәлеше буенча World Skills челтәр чемпионатында Мамадыш студентлары да катнашты.

Кукмара агар көллиятеннән алынган мәгълүматларга караганда, чемпионатта Казан, Чистай, Лаеш, Әлмәт, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Минзәлә, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Менделеевск, Мамадыш, Зәй, Актаныш, Алексеевск, Балык Бистәсе, Сарман, Арча, Тәтеш, Әтнә, Апас һәм Кукмарадагы һөнәри уку йортларында белем алучы 31 студент көч сынашкан.

Конкурсантлар гөбәдия пешерү һәм татлы ашамлык әзерләү буенча үзләренең осталыкларын сынады. Баллар буенча беренче бишлеккә керүчеләр 2017 елның февралендә узачак төбәк чемпионатында катнашу хокукына ия була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International