Бүген “Мамадыш совхозы“ бистәсендәге күпфункцияле үзәк базасында районкүләм Чыршы бәйрәме булып узды. Аны инвалид балалар, тәрбиягә алынган сабыйлар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, коррекцияләү торак-мәктәбе укучылары өчен үткәрделәр. Яңа ел кичәсе район хакимияте ярдәме белән әзерләгән.
Бәйрәмгә шәһәрдән һәм районыбызның төрле авылларыннан 200ләп бала җыелды. Күбесе әти-әниләре белән килгәннәр иде.
-Быел безнең тарафтан район җитәкчелеге ярдәме белән 470 балага яңа ел күчтәнәчләре әзерләнде. Аларның 260-ы инвалид балалар өчен. Калганнары тәрбиягә алынган сабыйларга һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә. Авылларда яшәүчеләрнең күбесенә бүләкләрне җирлек башлыклары аша тапшырабыз,- дип сөйләде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова.
Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, “Аленушка“ балалар бакчасы хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде.
-Безнең коллективка әлеге кичәне оештыру һәм үткәрү бурычы йөкләнгәч, бик теләп эшкә алындык. Иң элек бергәләп сценарий яздык, рольләрне бүлештек. 13 кешебез шушы программага җәлеп ителде. Балаларның шат йөзләрен күрү- безнең өчен дә күңелле,- ди “Аленушка“ балалар бакчасы мөдире Миләүшә Нотфуллина.
Малайлар һәм кызлар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, “җәнлек-җанварлар” белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Аларны тәбрикләргә район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов та килгән иде.
-Сезнең йөзләрегездәге елмаю беркайчан да сүрелмәсен иде. Авырлыклар артта калсын. Сезгә һәм якыннарыгызга яңа елда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын!- диде Вәзир Фәизов.
Район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән тәмле Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.
Сабыйлар өчен бинаның бер бүлмәсендә чәй өстәле дә әзерләнгән иде.