Чит илләргә чыгарга теләүчеләр дә юк түгелдер. Ләкин мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтемәскә мөмкин. Татарстан Республикасының Мамадыш районы буенча суд приставлары бүлеге хәбәр итүенчә, безнең йөзләгән ватандашыбыз әҗәтләре аркасында Россия Федерациясеннән чыга алмый. Бүлек начальнигы Николай Миронов сүзләренә караганда, агымдагы елда бурычлы 380 кешегә чит илгә чыгу чикләнгән. “Практика күрсәткәнчә, аларның бер өлеше “явызларча“ бурыч түләмәүчеләр түгел, ә төрле сәбәпләр аркасында әҗәтләре барлыгын белмәүчеләр. Шуңа күрә бүлек һәр шимбәне 9-17 сәгатьләрдә гражданнарны өстәмә кабул итүне оештыра. Кабул иткәндә кирәкле барлык мәгълүматны да алырга мөмкин булачак, шул исәптән чит илгә чыгарга чикләү бармы, яисә юкмы икәнлеген белергә, иң мөһиме булган бурычларны түләргә була. Моның өчен паспорт белән килергә кирәк. Әҗәтләр түләнгәннән соң чикләүләр 5-7 көн эчендә юкка чыгачак,“ – ди ул.