ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

"Челтәр компаниясе" АҖ электр энергиясен бирүне вакытлыча туктатып тору мөмкинлеге  "Челтәр компаниясе" АҖ, электр челтәре җиһазларын планлы ремонтлау сәбәпле, түбәндәге адреслар буенча электр энергиясен өзү мөмкинлеге турында хәбәр итә:

Мамадыш р-ны, Мамадыш ш., Банк,   Инеш аръягы, К.Насыйри, Яр буе, Бакча, Тынычлык, Сәйдәшев, Мәктәп урамнары буенча - 15.03.2022 14: 00-15.03.2022 16: 00,

Мамадыш р-ны, Югары Кыерлы авылы - 15.03.2022 8: 00-15.03.2022 17: 00,

Мамадыш р-ны, Түбән Уча авылы- 15.03.2022 8: 00-15.03.2022 17: 00,


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

"Челтәр компаниясе" АҖ Электр энергиясен вакытлыча өзеп тору мөмкинлеге

турында хәбәр итә

Автосалоннарда яңа яки тотылган автомобиль сатып алганда кулланучылар хокукларын бозу очраклары түбәндәгеләр булырга мөмкин:

1. Сатып алучыны автосалонга китерергә җәлеп итү максатыннан, телефон аша яки рекламада автомобиль бәясен түбәнәйтеп күрсәтү.

2. Сатучы автомобильне күрсәткәнче үк сату-алу килешүе төзүне, аванс, залог түләүне таләп итә. Чөнки килешүдә, автомобильне сатып алудан баш тарткан очракта, түләнгән акчаның бер өлеше яки тулысынча тотып калынуы турында шарт бар.  

3. Автомобильне кредитка сату-алу килешүен төзер алдыннан кулланучыларга процент ставкасының күләме турында дөрес булмаган мәгълүмат бирелә. Интернетта, сайтта яки реклама буклетларында килешүдә күрсәтелгәннән түбәнрәк процент ставкасы күрсәтелә.

4. Дилерлар товарларны, эшләрне, автомобиль сатып алганда хезмәт күрсәтүне көчләп тагалар (ешрак кыйммәтле комплектация, өстәмә җиһазлар урнаштыру, иминиятләштерү, сервис эшләре һ.б. тәкъдим ителә).

Муниципаль хакимият органнарында күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнарын аякка бастыруга һәм үстерүгә керткән өлеше, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырганы өчен Мамадыш муниципаль районының «Фидакарь хезмәт өчен-За доблестный труд» медале белән - Мамадыш муниципаль районы Советының оештыру эше бүлеге башлыгы урынбасары Зөлфия Ягъфәр кызы Вафина бүләкләнде.

Хөрмәтле Зөлфия Ягъфәровна!  Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм барлык куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез!


11
март, 2022 ел
җомга

Мамадыш муниципаль районы командасы ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында чаңгы ярышларында икенче урынны алды. Ярышлар бүген Бөгелмәдә узды. Ир-атларга - 3 км, хатын-кызларга - 1 км аралыкта ярышты.

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе  эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән  соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

2022 елның 12 мартында төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән һава температурасы -25.-28˚гакадәр түбәнәю көтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.

Йорт хуҗалыгы участогы чикләре эченә газ кертү һәм йорт эче газ җиһазларын сатып алуга дәүләттән бер мәртәбә субсидия алу мөмкинлеге бар.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International