ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү муниципаль районыбыз җитәкчелегенең аерым контролендә тора

"Челтәр компаниясе" АҖ 2022 елның 21 мартында сәг. 8.00 дән 21.00 сәг. аралыгында электр җиһазларына планлы  ремонт үткәрү сәбәпле  Мамадыш шәһәре, Ленин ур. буенча электр бирүне туктатып тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Сезне 12 мартта Мамадыш ипподромында спорт ориентлашуы буенча ярышларга чакырабыз! Чара Нократ елгасының иң матур урыны – елганың тау битендә узачак. Мамадышта яшәүчеләр легендар Яшь турист клубын сагынып искә алалар, шуңа күрә без традицияне яңартырга, чаңгыда спорт ориентлашуы буенча гаилә бәйрәме оештырырга булдык.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

Коррупция Россия өчен генә түгел, дөньяның күпчелек илләре өчен дә хас системалы проблема булып тора. Шуңа бәйле рәвештә соңгы елларда Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә куелган иң мөһим бурычларның берсе - коррупциягә каршы тору.

Онлайн-маркетингларның актив үсеше артыннан сәүдәнең киләчәге бар. Мондый мәйданчыклар традицион офлайн-кибетләр белән чагыштырганда уңайлы, заманча һәм сыйфатлы сервис тәкъдим итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Безнең яңалык бик күңелле! "Хәтер" фонды директоры Газизов Рафаэль Шәкүр улы Петровка фән һәм сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайланды.


7
март, 2022 ел
дүшәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына (алга таба – Конкурс) гаризалар кабул итә. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, алар җиңгән очракта үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 1,5 млн.сумга кадәр ярдәм ала алалар. Гаризалар «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә. grants.myrosmol.ru 1. конкурсны үткәрү тәртибе, сроклары һәм кагыйдәләре кушымта итеп бирелә.Тулырак русча вариантта да таныша аласыз.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына республика конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.


5
март, 2022 ел
шимбә

8 Март - барлык хатын-кызлар да бу көнне бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Әмма нинди бүләкләр? Кайчагында хатын-кызларга бүләк итеп нәрсә сайларга дигән сорау туа. Кайберәүләр лалә чәчәкләре бәйләме белән генә чикләнә, ә кайберләре бүләкне сайлауга аңлы рәвештә якын киләләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International