Мамадыш муниципаль районы командасы ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында чаңгы ярышларында икенче урынны алды

2022 елның 11 марты, җомга

Мамадыш муниципаль районы командасы ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында чаңгы ярышларында икенче урынны алды. Ярышлар бүген Бөгелмәдә узды. Ир-атларга - 3 км, хатын-кызларга - 1 км аралыкта ярышты.

Команданың данын «Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге» МКУ башлыгы Алмаз Гарифуллин, Соколка авыл җирлеге башлыгы Илнур Сафин, Башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» МКУ башлыгы урынбасары Зөлфия Никифорова, кадрлар һәм муниципаль хезмәт секторының баш белгече Лидия Шәрипова яклады.

Шәхси ярышларда Алмаз Гарифуллин икенче урынны яулады.

Җиңүегез белән котлыйбыз һәм команда өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International