ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.

          Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм  хезмәт стажын раслаучы төп документ.

“Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 20 апрелендәге 100-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентлар түләүгә чыгымнар буенча файдаланылмаган мөлкәти салым түләүләрен гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.

Физик затлар кеременә салым буенча декларация кампаниясе кызган чакта, ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, ул 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк. Күп кенә салым түләүчеләр 2021 елда алынган керемнәр турында белдерү өчен, республика инспекциясендә булдылар инде.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районының Азык-төлек продуктлары сатучы икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерүчеләр һәм сәүдә объектларының милекчеләре белән киңәшмә узды.

Җәмәгать фикер алышулары үткәрү турында белдерү


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә район җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә-Россия-Украина чикләрендәге вәзгыять һәм террорчылык янаулары арту белән бәйле террорчылык көчләренең потенциаль объектларын һәм кешеләр күпләп була торган урыннарны террорчылыкка каршы яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрү, шулай ук утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: -мәгариф һәм мәдәният объектларының террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү.

Нократ елгасы буендагы тау битендә 12 мартта мәктәп укучылары һәм Мамадышта яшәүче, спорт яратучы  гаиләләр арасында чаңгыда кышкы ориентлашу буенча ярышлар булды. Әлеге вакыйгага 120 кеше килгән иде. Монда  Мамадыш халкы да, шәһәрбезгә кайткан кунаклар да бар иде!

 

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, СІ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели.

2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International