Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вафина Зөлфия Ягъфәр кызын 50 яшьлек юбилее белән котлады!

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Муниципаль хакимият органнарында күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнарын аякка бастыруга һәм үстерүгә керткән өлеше, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырганы өчен Мамадыш муниципаль районының «Фидакарь хезмәт өчен-За доблестный труд» медале белән - Мамадыш муниципаль районы Советының оештыру эше бүлеге башлыгы урынбасары Зөлфия Ягъфәр кызы Вафина бүләкләнде.

Хөрмәтле Зөлфия Ягъфәровна!  Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм барлык куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International