ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районында халыкның кулланучы грамоталылыгын арттырырга булыша

2022 елның 11 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.

Мамадыш шәһәренең «Забота» пансионатында ял итүче өлкән буын кешеләре белән очрашу уздырдылар һәм көн темасы буенча әңгәмә корылды. 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» шигаре астында узачак. Чарада катнашучыларга шулай ук «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары. Ял итүчеләр чарада актив катнашты, сыйфатсыз товарны сатканда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү өчен күпме көн вакыт кирәк булуы; сатып алынган товарның сыйфаты буенча кулланучының кайсы вакыт эчендә мөрәҗәгать итә алуы; гарантия срогы булмаган очракта экспертизаның кем тарафыннан үткәрелергә тиешлеге; дару препаратларын кире кайтарып һәм алмаштырып булу-булмавы турындагы сораулар буенча фикер алышынды.

Мәгълүмат ял итүчеләр өчен генә түгел, ә әлеге пансионат хезмәткәрләре өчен дә кызыклы булды.

Чарада катнашучыларның барысы да белгечләрдән квалификацияле һәм тулы җаваплар алды. Кулланучылар өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International