Мамадыш районы полиция бүлегенең нң яхшы участок полиция хезмәткәре исеменә Руфат Фазылов лаек булды.
Бүген Алабуга шәһшрендә милли корәш буенча, 1994-95 нче елгы яшь үсмерләр арасында республика күләмендә уза торган ярышларда шәһәребездән 8 корәшче катнаша.
Гомер көзе мул булсын
Бәйршм көнендш әби-бабайларга дан җырланды. Өлкәннәр көне уәаеннан район мәдәният йортында оештырылган концерт залга йөзләгән кешене җыйды.
Урамнар ямьләнә
Мамадыш урамнарын яшелләндерү эшләре дәвам итә. Узган җомга көнне Ленин һәм Совет урамнарына 250 төп миләш агачы утыртылды. Бу көнне өмәдә мәгариф бүлеге, социаль яклау үзәге, БТИ, коррекциялшү торак-мәктәбе, Пенсия фонды, район Советы һәм башкарма комитеты коллективлары катнашты. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Җиңү паркында эшләде. Аннан алдагы атнада М Җәлил, Җиңү урамнарында, Ленин урамының өске өлешендә агач утыртылды. “Коры көннәрдә мондый эшләргә шђџђрнећ башка оешма-предприятиеләре дә җәлеп ителәчәк,”–ди Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Ирек Гатауллин. Аның сүзләренә караганда, юл буйларына миләш, юкә, спирея агачлары утыртылачак. Үсентеләрне Мамадыш һәм Кама урманчылыкларыннан алып кайталар.
Тузган торак тарихта кала
Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа торакка күчү мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә тиеш. Красная Горка белән Мамадыш совхозындагы тузган торакларда яшәүчеләр катнашында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр. Яңа фатирларга күчәргә теләк белдерүче гражданнарның хәзер яши торган тораклары шәхси милектә булырга тиеш. Алай булмаганда, документларны тиз арада рәсмиләштереп бетерергә тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә Красная Горкада һәм Мамадыш совхозында барысы 38 йорт (117 фатир) яңартуга мохтаҗ. Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов аларда яшәүчеләрне әлеге программада катнашырга чакырды. Аның кайчан гамәлдән чыгачагы билгеле түгел. Шуңа күрә мөмкинлек булганда файдаланып калу комачау итмәс. 2013 һәм 2014 еллар өчен дә иске йортлардан яңаларына күчерә өчен гражданнар исемлеге төзелә башлаган.
“Омар” агрофирмасыннан башка хуҗалыкларда маллар җәйге лагерьлардан кайтарып бетерелде. “Нократ” һәм “Тәкәнеш” агрофирмалары бүлекчәләре базларын ачып, сенажны кукуруз массасы белән катнаштырып ашата башладылар. Байтак кына хуҗалыклар сыерларын көндез дә көтүгә чыгаруларын дәвам итәләр әле. Бүген барлык малларны да кышкы рационнар белән ашатырга күчәргә вакыт. Кышлату чорына һәр баш шартлы терлеккә район буенча уртача 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләнде.