Урамнар ямьләнә
Мамадыш урамнарын яшелләндерү эшләре дәвам итә. Узган җомга көнне Ленин һәм Совет урамнарына 250 төп миләш агачы утыртылды. Бу көнне өмәдә мәгариф бүлеге, социаль яклау үзәге, БТИ, коррекциялшү торак-мәктәбе, Пенсия фонды, район Советы һәм башкарма комитеты коллективлары катнашты. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Җиңү паркында эшләде. Аннан алдагы атнада М Җәлил, Җиңү урамнарында, Ленин урамының өске өлешендә агач утыртылды. “Коры көннәрдә мондый эшләргә шђџђрнећ башка оешма-предприятиеләре дә җәлеп ителәчәк,”–ди Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Ирек Гатауллин. Аның сүзләренә караганда, юл буйларына миләш, юкә, спирея агачлары утыртылачак. Үсентеләрне Мамадыш һәм Кама урманчылыкларыннан алып кайталар.