Гомер көзе мул булсын
Бәйрәм көнендә әби-бабайларга дан җырланды. Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган концерт залга йөзләгән кешене җыйды.
Бүген районыбызда әлеге катламга керүче 14 меңгә якын кеше гомер кичерә. Алар арасында дџшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшлңре белңн сөендергңннңре дң, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә үрнәк булырлыклары да бар. Зал тулы әбиләргә һәм бабайларга мөрәҗгать итеп, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та барлык гамәлләре өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Кан койгыч сугыш далаларыннан исән-сау әйләнеп кайтканыгыз, матур кызлар, батыр уллар үстергәнегез, оныкларыгыз өчен, иң мөһиме–бүгенге тыныч тормыш өчен рәхмәт! Сезнең тәҗрибәгез һәм белемегезгә без һәрвакыт мохтаҗ. Алга таба да районыбызны һәм шәһәребезне үстерүгә булган планнарны сезнеҗ белән бергәләп тормышка ашырырбыз”,–диде ул. Район җитәкчесе ветераннарны бүгенгедәй актив булырга, чараларда катнашырга, заман белән бергә атларга чакырды. Иң алдынгылар сәхнә түрендә аның кулыннан бүләкләр алдылар. Районныћ социаль-икътисадый тормышында актив катнашканнары өчен берничә кеше муниципаль район башлыгыныћ Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Яхшы телефон” акциясе кысаларында кайберәүләргә телефон аппаратлары тапшырылды. Өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур игътибар күрсәткәннәре, аларның тормыш-көнкүрешләре өчен янып-көеп йөргәннәре өчен Көек-Ерыкса һәм Шәдче авыл җирлекләре башлыклары Әлфия Ямалиева белән Валерий Шрыков район башлыгыныә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Өлкәннәр көненә һәм декадасына әзерлек районыбызда әле сентябрь ахырларында ук башланып киткән иде. Әйтик, шәһәр үзәгендә үткән беренче ярминкәдә районның инвалидлар җәмгыяте тәкъдиме белән “Әбием ризыклары” бәйгесе оештырылды. Өлкән яшьтәге ханымнар анда үзләре әзерләгән тәм-томнарны тәкъдим иттеләр. Әлеге чараның җиңүчеләре дә концерт барышында сәхнәгә күтәрелде. Истәлекле бүләкләргә компьютер курсларында белем алганнар да ия булды. Аларга пенсионерлар берлегенеә район бүлекчәсе рәисе Светлана Рылова сертификатлар тапшырды.
Котлаулар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды бәйрәм чарасы. Сүз уңаеннан, өлкәннәребез үзләре дә сәхнә түрендә булдылар. Районның ветераннар хоры, Ишки авылы әбиләренең “Ак нур” ансамбле чыгышларын зал көчле алкышларга күмде. Әби-бабайларыбызның шулай тормыштан ямь һәм тәм табып, күңел ачып яши белүләре сөендерә. Үзебез дә алардан үрнәк алып, өлкәннәребезгә бәйрәм көнендә, декада барышында гына түгел, ел әйләнәсендә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Муллык китерүче ел фасылыдай аларның да гомер көзләре бәхет-шатлыкларга бай, җылы һәм якты булсын.