Авыл мәдәният йортлы булды
Ниһаять, Кече Сон мәдәният учаклы булды. Ул юк дип авылда мәдәни тормыш бервакытта да сүлпәнләнмәде.
Моннан унбиш ел элек 60 ел дәвамында клуб вазыйфаларын башкарган элеккеге мәчет бинасы янганнан соң авыл яшьләренә ял итү, төрле чаралар оештыру, читтән артистларны чакыру проблемасы килеп баса. Аны вакытлыча хәл итү өчен урта мәктәпнең спорт залын файдаланырга карар кылына. Шул вакытта яңа мәдәният йорты да төзелә башлый. Ләкин ул чорлардагы икътисадый тотрыксызлык аркасында эш фундамент салып, стенасын бераз өюдән ерак китми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авылларда социаль объекатларны тернәкләндерү, яңаларын төзү буенча Программа пәйда булуга, районыбыз җитәкчелеге беренче мәдәният учагын Кече Сонда төзергә карар кыла. Ни әйтсәң дә, татар музыка сәнгатенә данлыклы композиторлар Яруллиннарны биргән авыл моңа хаклы иде. Әлеге объектны төзергә алынган “Мамадыш ЖКУ” җәмгыяте төзүчеләр бригадасы көнне-төнгә ялгап хезмәт кую нәтиҗәсендә мәһаббәт бина калкып чыкты авылда. Биредә проектта каралган эшләр белән генә чикләнмәгәннәр. Сәхнә дә тиешле зурлыкта ясалган, кабинетлар мебель белән тәэмин ителгән, өч йөз урындык кайтарылган. Мәдәният йорты белән янәшә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә мемориаль стена да урнаштырылган. Әлеге объектлар чәршәмбе көнне рәсми төстә файдалануга тапшырылдылар. Әлеге тарихи вакыйганы карарга килгән йөзләгән халык каршында чыгыш ясап, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов салада мәдәни объектларны төзү буенча махсус программа керткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, мәдәният йортын төзүчеләргә, аларга һәрвакыт ярдәм күрсәткән җирле җитәкчеләргә, авыл халкына җылы рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә дә мондый объектлар төзү дәвам итәчәген ассызыклап үтте ул. Тиздән Баскан авылында клубка нигез салыначак. Район башлыгы мәдәният учагына компьютер бүләк итте. Аның һәм “Мамадыш ЖКУ” ҖЧҖ җитәкчесе Раджив Иванов тарафыннан төзелештә актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Кызыл тасма киселгәннән соң, халык мәдәният учагы залына узды. Биредә алар район башлыгы чыгышын тыңладылар, соңыннан бай эчтәлекле концертны тамаша кылдылар.