Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

“Омар” агрофирмасыннан башка хуҗалыкларда маллар җәйге лагерьлардан кайтарып бетерелде. “Нократ” һәм “Тәкәнеш” агрофирмалары бүлекчәләре базларын ачып, сенажны кукуруз массасы белән катнаштырып ашата башладылар. Байтак кына хуҗалыклар сыерларын көндез дә көтүгә чыгаруларын дәвам итәләр әле. Бүген барлык малларны да кышкы рационнар белән ашатырга күчәргә вакыт. Кышлату чорына һәр баш шартлы терлеккә район буенча уртача 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International